Главная » 2017 » Январь » 30 » Рәсәйнең иң яхшы 100 товары
11:25
Рәсәйнең иң яхшы 100 товары

     Илебез башкаласы Мәскәүдә “Рәсәйнең иң яхшы 100 товары” дип исемләнгән конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. 2016 елда конкурс комиссиясе игътибарына Лаеш районы «Агрохимсервис» ачык акционерлар җәмгыяте составына кергән “Березовка” хуҗалыгы үз фермаларында җитештерелгән терлекчелек продукциясе дә куелды.

     Конкурс йомгаклары буенча “Березовка” хуҗалыгы сөте “Продовольственные товары” номинациясендә Рәсәйдә эшләп килүче тулы вәкаләтле “Сыйфат проблемалары академиясе”нең Дипломанты исеменә лаек булды, ә җәмгыять җитәкчесе Гиниятов Раил Рәисовичка Татарстан республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан буенча Рәсәй Федарациясе стандартизация һәм метрология үзәгенең I дәрәҗәле Дипломы тапшырылды.

     Бу җиңү “Березовка” хуҗалыгы коллективының, аерым алганда терлекчеләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Шушындый шатлыклы хәбәр уңаеннан, барлык хезмәтчәннәрне лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчәнлеген үстерүдә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез.    

Форма входа
Поиск
Архив записей