Главная » 2016 » Декабрь » 21 » Котлыйбыз !!!
15:27
Котлыйбыз !!!

     ААҖ “Татагрохим” җәмгыяте хезмәттәшебез, олы ихтирамга лаек – Юныс Бари улы Миңнебаевның 70 яшьлек юбилей туган көнен билгеләп үтте. Олы юл кечкенә сукмактан башлап киткән кебек, Юныс Миңнебаевнын тормыш юлы да кечкенә җинүләрдән башланган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, аны Кама Тамагы районындагы “Осинники” симерту совхозында инженер итеп билгелиләр. Биредә “чыныгу” алганнан сон “Татарстан нәсел терлеге” трестында өлкән инженер итеп кучерелә. Кызыксынучан, яңалыкка омтылучы яшь белгечне  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына эшкә чакыралар. Аннан инде тормыш сукмаклары “Татагрохим” җәмгыятенә үтә дә җаваплы эшкә күчәргә тәгъдим итәләр. Һәм менә 25 елга якын ул шушы оешманың баш инженеры вазыйфаларын башкара.

     Хөрмәтле Юныс Бариевич! Сез гомерегезне тынгысыз, җаваплы эшкә багышладыгыз. Башкарган эшегезне уйлап, җиренә җиткереп, таләпчәнлек күрсәтеп башкарасыз. Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибә туплап, югары белемле инженер сыйфатында вазыйфагызны зур җаваплылык белән республика уңышына үзегезнең тыйнак өлешегезне кертәсез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, җаваплы эшегездә җан тынычлыгы белән армый-талмый хезмәт итегез. Гаиләгез өчен һәрвакыт ышанычлы терәк, таяныч булып калыгыз. Гомерегез озын, бәрәкәтле, имин булсын. Саулык дигән байлык берәүдән дә артмый диләр, без дә сезгә исәнлек-саулык, тән сихәте, рух ныклыгы, тигез тормыш, гаилә бәхете, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. 

 

 

Форма входа
Поиск
Архив записей