Главная » 2017 » Ноябрь » 23 » Киңәшмә узды
08:55
Киңәшмә узды

     Быелның 22 ноябрендә “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте 10 айлык эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә уздырды. Бу чарада районнардан “Агрохим” хезмәте предприятиеләре җитәкчеләре, Рәсәй Федерациясенең Татарстан буенча Казандагы һәм Әлмәт шәһәрендәге үзәкләре директорлары катнашты.

Киңәшмәне “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Фарукович Гобәйдуллин алып барды. Үзенең чыгышында ул җәмгыятьнең узып баручы 2017 нче елдагы эшенә йомгак ясап, елны уңышлы тәмамлау өчен кичектергесез бурычлар билгеләде, киләсе 2018 нче ел планнарын үтәү юлларын күрсәтте. Чыгышта быелгы хуҗалык елының үзенчәлекле булуына карамастан нәтиҗәләре уңай булуын, шулай да файдаланылмаган резервларны эшкә җигүдә кайбер район предприятиеләре җитәкчеләренең акрын кыймылдавы әйтелде. Барыннан да бигрәк, районнардагы “Агрохим” предприятиеләре эшенә бәя биреп, кимчелекләрне булдырмау өстендә коллективлар белән нәтиҗәле хезмәт оештыруга зур басым ясалды.

Киңәшмә барышында Татарстандагы федераль хезмәт үзәкләренең җитәкчеләре Әнәс Әхтәмович Локманов, Мәмәтов Мөхтәсим Исмәгыйлевич һәм “Евротехника” учреждениесе баш белгече урынлы чыгышлары һәм залдан яңгыраган сорауларга җавап бирүләре белән чараның нәтиҗәлелеген арттырдылар.

Форма входа
Поиск
Архив записей