Главная » 2017 » Июль » 10 » Бөтенроссия кыры – 2017
16:51
Бөтенроссия кыры – 2017

     7 июль көнне “Бөтенроссия кыры – 2017” дип исемләнгән агротехнологик инновацион күргәзмә үзенең эшен тәмамлады. Бу масштаблы форум Татарстан Республикасы Лаеш районы биләмәләрендәге Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты эксперименталь басуында уздырылды. 3 көн буена барган бу чара үзенең зурлыгы һәм тирән эчтәлекле булуы белән илебезнең төрле регионнарыннан килгән кунакларны таң калдырды. Һава шартлары үзгәрсә дә, форумга билгеләнгән бурычлар тулысы белән үтәлде. Бу турыда Рәсәй авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлечелек департаменты җитәкчесе Чекмарев П.А. яхшы яктан бәя биреп, Татарстанлыларга зур уңыш теләде.

     Авыл хуҗалыгы җитештерүенең төрле тармакларын үз эченә алган күләмле экспозицияләр арасында “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте коллективы да актив катнашып, ачы туфраклы чәчүлек җирләренә известь кертүдәге технологияләргә яңалык өстәп, аның уңдырышлылыгын күтәрү серләрен форумда катнашучыларга дәлилләп аңлаттылар. Агрохим хезмәтенең үсемлекчелек уңышы өчен мөһим этәргеч булуын, бу өлкәдә бурычларны үтәп чыгуда механикалаштырылган технологияләрне киң куллануны тасвирлап, Санкт Петербург агрофизика институты профессоры А.И. Осипов белән Беларусь Республикасы Гродно өлкәсеннән килгән Щучинск ремонт заводы директоры А.И. Юралевич үзләренең фән һәм техника казанышларын презентацияләп чыгыш ясаулары да килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

     Форумны йомгаклау вакытында “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте коллективына чарада актив катнашканы өчен Рәсәй авыл хуҗалыгы министры Н.В. Ткачев имзасы белән Диплом тапшырылды. Шундый ук Диплом белән үзенең нәселле терлекләр белән яңалыкка омтылып эшләүче Лаеш районы “Березовка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Р.Р. Гиниятов та бүләкләнде.

Форма входа
Поиск
Архив записей